Татарстан республиканың киләчәге өчен тавыш бирә

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Бүген бөтен республика буенча Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар уза.

Сайлау участоклары гражданнар өчен 7.00 сәгатьтә үз ишекләрен ачты.

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сайлау участогына беренчеләрдән булып килде һәм үз тавышын бирде. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре шулай ук тавыш бирүдә актив катнаштылар. Күпләр участокларга тулы гаиләләре белән килде һәм төрле буын вәкилләре бергә Татарстанның киләчәген формалаштыруга өлеш керттеләр.
 

Сез дә кушылыгыз! Участокларда бүген 20:00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International