Батырлык мирасы: Геройларның хәтер стенасы батырлык тарихын саклауны дәвам итә

2025 елның 13 сентябре, шимбә

Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез.
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз. Бүген үзенең бабасы турында Дәүләт комитетының финанс исәбе, кадрлар, дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы белгече Гүзәл Бәдретдинова сөйләячәк.

«Минем бабай, Галләмов Әгъдәм Вәли улы, 1925 елның 9 декабрендә Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Лениногорск районы) Мөэмин-Каратай авылында туган. Сугышка кадәр колхозда бригадир булып эшли.

1943 елның гыйнварында бабай Шөгер район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алына, пулеметчы була. 1943 елның октябреннән ул инде 3 нче Белоруссия фронтының 63 нче укчы полкы составында алгы сызыкта дошманга каршы сугыша. Бер сугышта бабай каты яралана. Дәваланганнан соң Ленинград фронтында артиллерия разведчигы булып хезмәт итүен дәвам итә.

Аның сугышчан юлы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм «Батырлык өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән билгеләнгән.

1945 елның ноябрендә фронттан кайткач, бабай үзен туган авылы хакына хезмәтенә багышлый, «Дружба» колхозын җитәкли, анда үзен оста җитәкче һәм оештыручы итеп күрсәтә. Бабайның хезмәт казанышлары «Мактау билгесе», Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән.

Бабай, тарихын киләчәк буыннар өчен саклап, «Моэмин-Каратай тарихы» (1998) һәм «Онытылмас еллар» (2003) исемле ике китап язган. «Онытылмас еллар» китабы өчен ул 2003 елда Ш.Бикчурин исемендәге абруйлы премиягә лаек була.

Бабай 2013 елда вафат булды, әмма аның турындагы истәлек исән һәм безнең гаилә өчен кадерле.


#ГодЗащитникаОтечества#Победа80

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International