Дәүләт комитетындагы киңәшмәдә җылылык белән тәэмин итүче компанияләр коммуналь инфраструктураны модернизацияләү турында хисап тоттылар

2025 елның 12 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның стратегик курсы нәтиҗәсендә регионда яшәү өчен заманча уңайлы мохит булдырыла, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү үткәрелә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында агымдагы елда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. 10 җылылык белән тәэмин итүче компания вәкилләре эш нәтиҗәләре һәм ирешелгән күрсәткечләр турында хисап тоттылар.

Катнашучылар арасында: «Казэнерго» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ, «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Таткоммунэнерго» РҖБ» АҖ һәм башкалар.

Коммуналь челтәрләрне модернизацияләү аварияләрне киметә, системаларның энергия нәтиҗәлелеген арттыра һәм экологияне яхшырта.

Чарада шулай ук финанс дисциплинасының әһәмияте, чаралар планындагы теләсә нинди үзгәрешләрне катгый килештерү һәм эшләрнең смета бәясе үтәлешен контрольдә тоту зарурлыгы турында фикер алыштылар.

Хәзер «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының максатына һәм элегрәк имзаланган Меморандум күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итәчәк план эшләнә. Төп бурыч – 2030 елга республикадагы барлык җылылык челтәрләренең кимендә 2,5% өлешен яңартуны тәэмин итү һәм алдагы елларда бу темпны саклап калу. Бу халыкны җылылык белән ышанычлы тәэмин итү гарантиясе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International