Хөрмәтле Баулы районы халкы!
30 нчы сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников Баулы районына барачак.
Эш визиты кысаларында тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итү оештырылачак. Бу сезнең ведомство җитәкчелеге белән мөһим темалар турында турыдан-туры фикер алышу мөмкинлеге.
Кабул итү адресы: Баулы шәһәре, Куйбышев ур., 20 й.
Катнашу өчен алдан язылу кирәк:
- Баулы районы башкарма комитеты телефоны буенча: (85569) 6-07-00;
- ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты телефоннары буенча: (843) 221-82-51, 221-82-52.