Татарстан Рәисе сайлауларында фотога төшегез һәм автомобиль отыгыз

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Татарстанлыларның автомобиль оту мөмкинлеге бар! 

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлау көнендә #ТатарстанАлга #ВсейСемьейНаВыборы фотоконкурсы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча автомобиль яки смартфон отарга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • Тавыш биргәннән соң сайлау участогы янында махсус беләзек алырга.
  • ТР сайлау участогы фонында - бинаның тышкы ягында гаилә белән беләзекләрне киеп фотога төшәргә. Фотода сайлау участогына керү (язу, баннер, плакат) күренергә тиеш.
  • Фотографиядә ким дигәндә 1 махсус беләзек күренергә тиеш.
  • Фотоны  14 сентябрьдә 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьейнавыборы һәм  #Татарстаналга (катнашучының социаль челтәрдәге бите фотоконкурс уздыру вакытында ачык булырга тиеш) хештеглары белән «ВКонтакте»дагы шәхси биттә урнаштырырга.


Катнашуның тулы кагыйдәләрен марафон бергәлегендә табарга мөмкин: https://vk.com/tatarstanalga.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International