Татарстанда коммуналь системаларны кышка әзерләү актив бара

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән төбәктә татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү комплекслы программасы уңышлы гамәлгә ашырыла.
Җылылык сезоны алдыннан коммуналь инфраструктураны әзерләү аерым контрольдә тора.

Бүген республика штабының чираттагы утырышы узды, анда Мамадыш, Питрәч, Кукмара һәм Кама Тамагы районнарында торак-коммуналь хуҗалык объектларының әзерлеге мәсьәләләре каралды. «РПО «Таткоммунэнерго» АҖ инфраструктурасының һәм энергияне катнаш эшләп чыгаручы предприятиеләрнең торышына аерым игътибар бирелде. Утырышта шулай ук проблемалы мәсьәләләр һәм нәтиҗәле ведомствоара хезмәттәшлек механизмнары каралды.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика штабы эшендә катнаша, шулай ук коммуналь предприятиеләрнең тариф карарлары һәм инвестиция программалары үтәлешен системалы контрольдә тота. Бу эш шул исәптән республиканың барлык халкын сыйфатлы хезмәтләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International