Хөрмәтле Татарстан халкы!
Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн безнең меңьеллык тарихыбызның көчен һәм дәвамчанлыгын, буыннар арасындагы өзелмәс элемтәне, традицияләргә тугрылыкны һәм киләчәккә омтылуны гәүдәләндерә.
Татарстан – бай мәдәни һәм рухи дөнья, халыклар һәм диннәр гармониясе, иҗади хезмәт һәм үзара хөрмәт үрнәге.
Бу тантаналы көндә сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм яңа казанышлар өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телим!
Һәр йорт тынычлык һәм муллык белән тулсын, ә безнең Республика чәчәк атуын һәм казанышларын арттыруын дәвам итсен!
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев