Еллык Юллама барышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә аерым игътибар биреп, республика үсешенең төп өстенлекләрен билгеләде. Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2025 елдан Татарстанда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү республика программасы старт алды, ул Россия Президенты В.В. Путин карары белән эшләтеп җибәрелгән федераль программаның нәтиҗәсен көчәйтте. Рәиснең тармакка шәхси игътибары нәтиҗәсендә агымдагы елда 8,5 млрд.сумга 100 торак-коммуналь хуҗалык объектын яңарту планлаштырыла.
Дәүләт комитеты экспертлары Әлмәт шәһәрендә коммуналь өлкәдә инвестиция программаларын гамәлгә ашыруның барышын өйрәнделәр.
«Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ:
- Ленин урамындагы участокта пыяла-пластик торбалар сильфон компенсаторлары белән изоляцияләнгән ППУ-ПЭ урнаштырыла;
- 33нче котельный комплекслы техник җиһазландырыла, бу аның энергия нәтиҗәлелеген һәм ышанычлылыгын арттырачак.
«Альметьевск-Водоканал» АҖ:
- Төзүчеләр проспекты һәм Бигаш урамы буенча объектларны су белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру өчен торбаүткәргечләр реконструкцияләнә;
- Шоссейная урамында суүткәргечне алмаштыру эшләре бара;
- Пугачев урамындагы канализация коллекторын «торба эчендә торба» технологиясен (навивка ысулы) кулланып реконструкцияләү аеруча игътибарга лаек, бу эшләрне масштаблы казу эшләре алып бармыйча, шәһәр мохитен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Дәүләт комитеты графикларның үтәлешен һәм эшләрнең сыйфатын тикшереп тора. Мониторинг барышында алынган мәгълүматлар киләсе чорга тарифлар формалаштырганда исәпкә алыначак.