Россия һәм Кытай: ныклы партнерлык һәм яңа офыклар

2025 елның 19 августы, сишәмбе

"РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек" халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә төп пленар утырыш уза.

Утырыш Россия-Кытай хезмәттәшлегенә нәтиҗәләр ясау һәм партнерлык үсешенең киләчәк юнәлешләрен билгеләү өчен мөһим мәйданчыкка әверелә. Делегатлар үзара хезмәттәшлекнең уңышлы модельләрен һәм илләр арасындагы элемтәләрне ныгытуга яңа алымнарны  – дәүләт структураларыннан алып бизнеска һәм иҗтимагый оешмаларга кадәр – барлык дәрәҗәләрдә тәкъдим итәчәкләр. Утырышта шулай ук Дәүләт комитеты җитәкчелеге дә катнаша.

Фикер алышуның төп темасы – тотрыклы үсешне тәэмин итүгә һәм заманча шартларда инновацияләрне уңышлы гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән гамәли механизмнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International