Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 22 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны билгеләү турында.

2. “Кама Кристалл Технолоджи” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. “Мәдәният һәм ял паркы” НОБФ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “СМП-Нефтегаз” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

4. “XXI гасыр производство-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

5. “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

6. Кулланучыларга “Энергосистема” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифны билгеләү турында.

7. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

(Арча МР: “Тепло-Сервис” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Бөгелмә №1 икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ; Зеленодол МР: “Серго исемендәге завод” производство берләшмәсе” ААҖ, “Зеленодол фанера заводы” ААҖ, “Комэнерго” МПП ҖЧҖ, Айшә авылы, “Комэнерго” МПП ҖЧҖ; Зеленодол ш.; Лаеш МР: “Лаеш Коммуналь Сервис” ҖЧҖ; “Казан май  комбинаты” ААҖ, “Нармонка коммуналь сервис” ҖЧҖ; “Муниципаль проектлар дирекциясе” ҖЧҖ; “Инженерлык технологияләре” РСК ҖЧҖ; Мамадыш МР: “Мамадыш җылылык челтәрләре” ААҖ; Питрәч МР: “Кощаково инженерлык челтәрләре” ААҖ,

“Теплострой” ҖЧҖ; Балык Бистәсе МР: “Балык Бистәсе” МУП; Тукай МР: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан оптика-механика заводы” ААҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП, “Казан төзелеш-сервис компаниясе” ҖЧҖ).

8. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Актаныш МР: “Гидросервис” ҖЧҖ, “Теплосервис” ҖЧҖ, “Коммунсервис-Актаныш” җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ, Буа МР: “Буа водоканалы” ААҖ; Зеленодол МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Зеленодол водоканалы”, “Яңа Тура” торак милекчеләре ширкәте; Кукмара МР: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ, “Кукмара чистарту корылмалары” ҖЧҖ; Лениногорск МР: “Шөгер МПП” ААҖ; Түбән Кама МР: “Водоканал-КП” ҖЧҖ; Чистай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Чистай водоканалы”).

9. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

(Зеленодол МР: “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү” ҖЧҖ, “Татарстан Республикасы ипотека агентлыгы” ААҖ, “Нурлат МПП ЖКХ” МУП, “Ореховка” идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Ижминводы” профсоюзлар санаторие дәвалау-профилактика учреждениесе; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Никос һәм Мария фирмасы” ҖЧҖ.

10. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(Азнакай МР: “ТБО полигоны” ҖЧҖ; Арча МР: “Жилкомбытсервис” ҖЧҖ; Баулы МР: “Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” муниципаль казна предприятиесе; Кукмара МР: “Эко-Сервис” ҖЧҖ; Нурлат МР: “Благоустройство пять”  ҖЧҖ; Саба МР: “Саба МПП ЖКХ” ААҖ).

11. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.

(Буа МР: “Буа МПП ЖКХ” ААҖ (инженерлык челтәрләре); Биектау МР:  “Полигон” ҖЧҖ; Чүпрәле МР: “Фламинго” ҖЧҖ; Зәй МР: ХЭ Шакиров Ришат Фәрит улы; Лаеш МР: “Лаеш” МУП; Теләче МР: “Меша” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International