Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз. Бүген үзенең бабасы турында Дәүләт комитетының сәнәгать булмаган тарифларны көйләү һәм контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Диана Хәмзина сөйләячәк.
"Тормышы, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында, сынаулар һәм батырлык белән тулы булган, яраткан бабамны искә алганда, йөрәк җылылык белән тула. Туйбахтин Лугбик Тәхәви улы 1926 елның 23 мартында Татарстан АССРның Чистай шәһәрендә туа. Урта техник белем алгач, 1942 елда эвакуацияләнгән 2 нче Мәскәү сәгать заводында хезмәт юлын башлый.
1944 елның мартында бабай үз теләге белән фронтка китә, ерак арага очучы бомбардировщикта һавадан атучы була. 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, шулай ук Балтыйк буе фронтлары составында аның ТУ-2 экипажы Польшада һәм Көнчыгыш Пруссиядә фашистларны тар-мар итә.
Бервакыт, сугышчан заданиедән кайтканда, алар көчле томанга эләгәләр һәм, ориентирларын югалтып, җиргә төшәргә мәҗбүр булалар, ләкин, бәхеткә каршы, барысы да исән калалар.
Германияне җиңгәннән соң бабайга Япония белән сугышта да катнашырга туры килә. 1945 елның июнендә аның 33808 авиация полкы Читага, аннан соң Монголиягә, Байкал аръягы фронтына җибәрелә. 1951 елга кадәр Сахалинда хезмәт итә, Ватан алдындагы бурычын намус белән үти.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Лугбик Тәхәви улы Ватан сугышы ордены, Жуков, «Кенигсбергны алган өчен», «Берлинны алган өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Чистайга кайткач, бабай сәгать заводында эшен дәвам итә, 12 нче цехта токарь булып эшли башлый. Техникумны тәмамлагач, технолог, ә аннары махсус конструкторлык бюросы башлыгы була. 1986 елда Лугбик Тәхәви улы хезмәт ветераны һәм коммунистик хезмәт ударнигы буларак лаеклы ялга чыга. Ул минем хәтеремдә Җиңүгә үз өлешен керткән һәм үз иле файдасына намуслы хезмәт иткән кеше буларак мәңгегә калачак".
#ГодЗащитникаОтечества#Победа80