Казанда җылылык челтәрләрен яңарталар

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты белгечләре «Татэнерго» АҖ филиалы Казан җылылык челтәрләренең җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге инвестиция программасы үтәлешенә планлы мониторинг үткәрделәр һәм республика башкаласының торак фондын җылылык белән тәэмин итә торган объектларны реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар:

- 10-2 микрорайонындагы 21 нче тепловодтан квартал эчендәге җылылык челтәрләре;

- квартал эчендәге җылылык челтәрләре участокларындагы «Тепловод ЦТП Горки 9А-50/2»  объекты.

Регулятор вәкилләре оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның билгеләнгән срокларын үтәвенең мөһимлеген ассызыкладылар, чөнки бу кулланучыларны җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгына һәм тариф чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый. Үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифлар билгеләнгәндә исәпкә алыначак.

 

Реконструкция объектларыннан видеорепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International