Татарстанда яшәүчеләрне Интернет челтәрендә БПЛА очышларының фото һәм видеоларын урнаштырудан, шулай ук аларның һөҗүмнәренең мөмкин булган нәтиҗәләреннән кисәтәләр.
Тагын бер кат аңлатабыз, бастырып чыгарырга ярамый:
- теләсә нинди ориентир буенча (йортлар, заводлар һ.б.) урынны аерып була торган пилотсыз очкычлар очышы видеосы;
- ПВО эшли башлау кадрлары - бу аларның урнашу урыннарын ача;
- мөмкин булган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә җимереклек турында кадрлар.
Мондый материалларны бастырып, сез дошманга ярдәм итәсез һәм оператив хезмәтләр эшенә комачаулый аласыз – шуны истә тотыгыз. Әгәр дә сез күктә БПЛА күрсәгез, беренче чиратта, бу хакта 112 номеры буенча хәбәр итегез.