Яңа закон торак йортларда газ җиһазларына хезмәт күрсәтүнең бердәм тәртибен билгели

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

РФ Президенты газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә бердәм таләпләр куя торган 308-ФЗ номерлы федераль законга кул куйды. 

Закон 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керә.  Элегрәк проект турында монда язган идек.
Документта:

- барлык типтагы торак урыннарда - күпфатирлы йортларда, шәхси йортларда һәм тулай торакка үзгәртеп корылган биналарда газ җиһазларына хезмәт күрсәтүгә, ремонтлауга һәм алмаштыруга унификацияләнгән таләпләр кертелгән;

- газ җиһазлары белән эшләргә хокуклы оешмалар билгеләнгән. Башкаручыны сайлау кулланыла торган газның төренә (резервуар яки төркемле баллон җайланмасыннан сыекландырылган углеводородлы, баллоннарда көнкүреш газы) бәйле булачак.

Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең газ белән тәэмин итү өлкәсендә бәя кую принципларын билгеләү буенча вәкаләтләре төгәлләштерелгән.
 

Тулырак танышырга: http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202507310054?index=1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International