Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты утырышы булды

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Кама Кристалл Технолоджи” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. “Мәдәният һәм ял паркы” НОБФ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “СМП-Нефтегаз” ААҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. “XXI гасыр производство-төзелеш компаниясе” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “Түбән Кама ТЭЦ” энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә  технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

5. Кулланучыларга “Энергосистема” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифны килештерү турында.

6. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

(Арча МР: “Тепло-Сервис” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Бөгелмә №1 икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ; Зеленодол МР: “Серго исемендәге завод” производство берләшмәсе” ААҖ, “Зеленодол фанера заводы” ААҖ, “Комэнерго” МПП ҖЧҖ, Айшә авылы, “Комэнерго” МПП ҖЧҖ; Зеленодол ш.; Лаеш МР: “Лаеш Коммуналь сервис” ҖЧҖ; “Казан май  комбинаты” ААҖ, “Нармонка коммуналь сервис” ҖЧҖ; “Муниципаль проектлар дирекциясе” ҖЧҖ; “Инженерлык технологияләре” РСК ҖЧҖ; Мамадыш МР: “Мамадыш җылылык челтәрләре” ААҖ; Питрәч МР: “Кощаково инженерлык челтәрләре” ААҖ,

“Теплострой” ҖЧҖ; Балык Бистәсе МР: “Балык Бистәсе” МУП; Тукай МР: “Бәтке коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан оптика-механика заводы” ААҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” ФКП, “Казан төзелеш-сервис компаниясе” ҖЧҖ).

7. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Зеленодол МР: “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү” ҖЧҖ, “Татарстан Республикасы ипотека агентлыгы” ААҖ, “Нурлат МПП ЖКХ” МУП, “Ореховка” идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Менделеев МР: “Ижминводы” профсоюзлар санаторие дәвалау-профилактика учреждениесе; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Никос һәм Мария фирмасы” ҖЧҖ.

8. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(Буа МР: “Буа МПП ЖКХ” ААҖ (инженерлык челтәрләре); Биектау МР:  “Полигон” ҖЧҖ; Чүпрәле МР: “Фламинго” ҖЧҖ; Зәй МР: ХЭ Шакиров Ришат Фәрит улы; Лаеш МР: “Лаеш” МУП; Теләче МР: “Меша” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International