Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз. Бүген үзенең бабасы турында Дәүләт комитетының ОКС мониторинглау бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Лилия Хәмәтова сөйләячәк.
Минем бабам, Гатин Таһир Мирзаҗан улы, 1925 елның 13 гыйнварында ТАССРның Октябрь районы (хәзерге Нурлат районы) Фомкино авылында туган. Кырыс 1943 елда, 18 яше тулуга, ул фронтка китә, анда 64 нче полк составында укчы булып хезмәт итә.
1944 елда командование, аның җаваплылыгын һәм техник күнекмәләрен билгеләп, аңа шоферлар бүлеге җитәкчелеген ышанып тапшыра.
Фашистлар Германиясен тар-мар иткәннән соң аның хәрби юлы тәмамланмый әле – бабам Япония белән сугышта катнаша, Икенче бөтендөнья сугышында Җиңүгә үз өлешен кертә.
Туган ягына, Татарстан төбәкләренә ул 1950 елда гына кайта. Тыныч тормышта ул күп еллар «Октябрь Байрагы» колхозында шофер булып эшли. Яраткан хатыны белән бергә алар ныклы гаилә корганнар һәм җиде бала тәрбияләгәннәр.
Күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бабай II дәрәҗә Ватан сугышы орденына, «Японияне җиңгән өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
2000 елның 5 августында ул вафат булды, әмма аның турында истәлек рәхмәтле киләчәк буыннарның йөрәкләрендә мәңгегә сакланачак.…
#ГодЗащитникаОтечества#Победа80