Дәүләт комитеты рәис урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышын үткәрә.
Комиссия җылылык белән тәэмин итүче оешмалар («Альгазтранс-Елабуга» ҖЧҖ, «Сельхозжилсервис» МУП, «В.И. Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» ФҖБ» АҖ, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮББ ФДАМУ) тапшырган тариф заявкаларына һәм озата баручы документациягә экспертизаның беренчел нәтиҗәләрен карый
Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә барлыгы 75 оешма эшчәнлеген җайга сала. 2026 елга тарифлар билгеләүгә 123 гариза эшкә алынган.
Эшче тариф комиссиясе тарифлар формалаштыру процедурасында мөһим этап булып тора. Комиссияләрнең эше график буенча дәвам итәчәк.