Татарстанда тарифларны җайга салу: илкүләм максатларга стратегик курс

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында киң вәкиллекле утырышта 2030 елга кадәр тарифларны җайга салуны үстерү стратегиясе проекты турында фикер алыштылар. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләрен, министрлыклар, җирле үзидарә органнары һәм көйләнә торган предприятиеләр җитәкчеләрен берләштерде.

Стратегия  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан формалаштырылган таләпләргә турыдан-туры җавап бирә«Ил Президенты тарафыннан 2030 елга кадәр РФ үсешенең илкүләм максатлары турында указ кабул ителде. Яңа илкүләм проектлар икътисадның нәтиҗәлелеген күтәрү, цифрлы трансформация, уңайлы инфраструктура һәм транспорт системасы булдыру кебек төп юнәлешләргә кагыла. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең бурычы – республиканың әлеге проектларда актив катнашуын тәэмин итү».

Дәүләт Комитеты рәисе Александр Груничев документның Гомумроссия курсы белән тыгыз бәйләнештә эшләнүен ассызыклады: «Безнең максат инфраструктураны модернизацияләүне дә, кулланучылар өчен хезмәтләрнең һәркем файдалана алуын да тәэмин итә торган баланслы чишелешләр булдыру».

Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина катнашучыларга 2030 елга кадәр җайга салына торган өлкәләрдә төп бурычларны тәкъдим итте, билгеләнгән максатларга ирешү өчен уртак тырышлык кирәклеген ассызыклады.

Утырыш барышында төп тармак вәкилләре үсеш юнәлешләре буенча фикер алыштылар:

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев  электр энергетикасы комплексының перспективаларын тәкъдим итте, ул республиканың икътисадый үсеш драйверы булып тора;

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин коммуналь комплекста челтәрләрне модернизацияләүне тәэмин итә торган тарифлар формалаштыруга системалы якын килү турында сөйләде;

ТР Транспорт министрлыгының Транспорт идарәсе башлыгы Мария Захватова  республиканың актив модернизацияләү һәм интеллектуаль технологияләр кертү этабында торган транспорт системасы үсеше тенденцияләрен яктыртты.

Киң вәкиллекле утырыш йомгаклары буенча Россия үсешенең илкүләм максатларын нәтиҗәле үтәү өчен Дәүләт комитеты һәм тармак министрлыкларының алга таба уртак эшен таләп итүче мәсьәләләр билгеләнде. 

 

Чыгышлар белән тулырак безнең "Татарстан тарифлары" телеграм-каналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International