Дәүләт комитетында 2030 елга кадәр тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе турында фикер алышачаклар

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Алхәбәр: 30 июльдә «2030 елга кадәр Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе» темасына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киң вәкиллекле утырышы була.

Коллегия утырышында тармак министрлыклары, җирле үзидарә органнары һәм республиканың җайга салынулы оешмалары вәкилләре катнашачак. Экспертлар электр энергетикасы комплексында, коммуналь өлкәдә һәм транспорт тармагында үсешнең төп юнәлешләре турында фикер алышачак.

Чара фикер алышу һәм килешенгән алымнар эшләү мәйданчыгы булачак. Утырыш нәтиҗәләре буенча озак сроклы перспективага җайга салуның төп принципларын билгели торган Стратегия проекты эшләп бетереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International