Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез.
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз. Бүген үзенең бабасы турында Дәүләт комитетының юридик бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Альбина Әфләтунова сөйләячәк.
«Минем бабам 1925 елның декабрендә Апас районының Чәтбаш авылында туа. Әле малай чагында ук, 1942 елда, Калиниград өлкәсенең укчы девизиясенә фронтка чакырыла, анда ул фашист гаскәрләренә каршы батырларча сугыша һәм Ватаныбызны батырларча яклый.
Аңа бик күпне кичерергә туры килгән. Ул атакага йөргән, окоплар казыган, хезмәттәшләре белән авыр кораллар сөйрәгән. Минем бабам иптәшләренең үлемен, немецлар талаган авылларны, ачлыкны һәм җимереклекне күргән. Ул үзе 3 тапкыр яралана.
Соңгы ярасы хәтерендә аеруча сакланып калган. Бомба шартлап, аларны тереләй туфрак белән күмгәндә, алар 7 кеше булганнар. Ул чакта җиде кешенең өчесе генә исән калган. Бабайның аяклары, күкрәге, башы, күзләре имгәнгән. Ул сукырайган диярлек. Бабай госпитальдә 8 ай яткан, аның күзе өлешчә торгызылган.
Минем бабам батырлык һәм кыюлык өчен медальләр һәм орденнар белән бүләкләнә. Һәм 1945 елда ул туган авылына каһарман булып кайта һәм бәхетле озын гомер кичерә, яраткан хатыны белән балаларын һәм оныкларын тәрбияли.
Мин яраткан бабам белән бик горурланам».
#ГодЗащитникаОтечества#Победа80