Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2025 елдан Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү буенча масштаблы республика программасы эшли башлады. Агымдагы елда 8,5 млрд.сумлык 100 коммуналь инфраструктура объектын яңарту планлаштырыла.
Тариф чыганакларыннан максатчан файдалануны контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты җайга салына торган оешмалар объектларына чыга. Мониторинг барышында чараларның факттагы үтәлеше, расланган эш графикларының үтәлеше һ.б. тикшерелә.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре күчмә тикшерүләр үткәрделәр һәм түбәндәге объектларда эшләрнең барышы белән таныштылар:
Мондый контроль план күрсәткечләреннән тайпылышларны вакытында ачыкларга һәм төзәтү чараларын күрергә мөмкинлек бирә. Сәфәрләр инвестиция программаларын гамәлгә ашыруның бөтен чоры дәвамында эш тәртибендә дәвам итәчәк.