Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы халкы!

Хәбәр итәбез, 2025 елның 29 июлендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Минзәлә районына барачак.
Эш визиты кысаларында гражданнарны шәхсән кабул итү оештырылачак.

Кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак: Минзәлә шәһәре, Социалистик ур., 65А.

Кабул итү вакыты: 11.30 - 12.30 сәгать.

Әгәр сезнең тарифлар яки Дәүләт комитеты эшенең башка юнәлешләре буенча сорауларыгыз бар икән, ведомство җитәкчелегенә турыдан-туры мөрәҗәгать итү мөмкинлегеннән файдаланыгыз!

Язылу өчен шалтыратыгыз:

(85555) 3-50-02 - Минзәлә районы башкарма комитеты

(843) 221-82-52 - ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International