Энергосыйныфлардан алып котельныйга кадәр: Лениногорск районы объектларын комплекслы карау

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Җайга салына торган оешмаларның эшчәнлегенә мониторинг ясау кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Лениногорск районына килде, аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Иванова һәм җайга салына торган предприятиеләр вәкилләре озата йөрде.

Визит гражданнарны кабул итүдән башланды, биредә яшәүчеләр тарифлар һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча җентекле аңлатмалар алдылар. Халык суүткәргечкә тоташтыру, йорт эчендәге газ җайланмаларына техник хезмәт күрсәтү, ОДН исәпләмәләре, эре габаритлы калдыкларны чыгару һәм башкалар турында сораулар бирде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралды, ә кайберләре аерым контрольгә алынды.

«Халык белән турыдан-туры аралашу – эшебезнең бик мөһим өлеше. Ул проблемаларны тиз ачыкларга һәм кешеләрнең фикерен исәпкә алырга ярдәм итә», - дип ассызыклады Лариса Хәбибуллина.

Делегация «Альметьевское ПОПАТ» АҖ - шәһәр һәм шәһәр яны пассажирлар йөртүне тәэмин итүче төп транспорт предприятиесендә булды. Төп автопарк - ПАЗ һәм Газель автобуслары. Транспорт предприятиесе вәкилләре җирле газ ягулык салу станциясенең кыскартылган эш графигы проблемасына игътибар иттеләр, шуның аркасында автобусларга ягулык салу өчен өстәмә рейслар башкарырга туры килә.

Программаның чираттагы пункты булып районны төп җылылык белән тәэмин итүче «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖнең блок-модуль котельныйларын карау булды. Предприятие 77 котельныйга һәм 90 км якын җылылык челтәренә хезмәт күрсәтә, торак йортларны һәм социаль объектларны җылылык белән тәэмин итә. Җылылыкның 70% ка якыны халык тарафыннан кулланыла. Предприятиенең төп проблемасы - милекне идарәгә тапшыру мәсьәләсе. «Җылыту сезонына әзерлек график нигезендә бара. Профилактик эшләрне вакытында башкаруга аерым игътибар бирелә, бу кышкы чорда җылылык белән ышанычлы тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады Лариса Хәбибуллина объектны караганнан соң.

Писмән авыл җирлегендәге «Төзекләндерү һәм яшелләндерү» ҖЧҖнең каты коммуналь калдыклар полигонында үлчәү контролен һәм дезинфекцияләү чараларын оештыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Калдыкларның планлаштырылган күләме 535 мең кубометр тәшкил итә, калдыклар туфрак белән күмелә. Бәяләү буенча, полигонның сыйдырышлылыгы тагын 10-15 елга җитәчәк.

«Водоканал» ҖЧҖнең Иске Писмән су насос станциясендә делегация эчәргә яраклы су бирү процессы белән танышты. Станция суны киләчәктә кулланучыларга җибәрү өчен берничә чишмәдән ала. Җиһазлар яхшы хәлдә, насослар заманча, әмма бина ремонт таләп итә.

Визит ахырында Лариса Хәбибуллина «Сетевая компания» АҖ филиалында һәм профильле энергосыйныф ачу планлаштырылган 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Бу сыйныфта 7-11 сыйныф укучылары, компания хезмәткәрләрен һәм энергетика университеты укытучыларын җәлеп итеп, дәресләрдә энергетика тармагы белән таныша алачак. «Энергетика өчен булачак белгечләрне әзерләү зур әһәмияткә ия. Энергосыйныфлар булдыру укучыларга һөнәрләре турында иртәрәк белергә ярдәм итәчәк», - диде Лариса Хәбибуллина.

Эш визитын тәмамлап, Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары халык мөрәҗәгатьләре буенча өстенлекле бурычларны билгеләп, нәтиҗәләр ясады. Җыелган мәгълүмат карарлар кабул иткәндә исәпкә алыначак.

 

Видеорепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International