Дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы узды

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Дәүләт комитетында Идарәнең чираттагы утырышы булды, анда 2025 елга җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, су агызу һәм технологик тоташтыру өлкәсендә тарифлар билгеләү турында карарлар кабул ителде.
Аерым алганда, Питрәч районында хезмәт күрсәтүче «Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесенә тарифлар билгеләнде. «Питрәч коммуналь челтәрләре» муниципаль унитар предприятиесе объектларын «Электр челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесенә тапшыру, шулай ук яңа объектларны файдалануга тапшыру халыкны хезмәтләр белән тәэмин итүнең сыйфатын һәм ышанычлылыгын арттыруга, коммуналь инфраструктура системасын үстерүне һәм предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитеты сайтында танышырга була. Хәзерге вакытта кабул ителгән карарлар теркәү өчен ТР Юстиция министрлыгына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International