Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Омск өлкәсенең Төбәк энергетика комиссиясе рәисе урынбасары Екатерина Кулагина эш визиты белән булды.
Очрашуда технологик тоташтыру өлкәсендә тарифлар формалаштыру, шулай ук гражданнарның түләүләрен җайга салу мәсьәләләре каралды.
Хезмәттәшләр эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар һәм киләчәк хезмәттәшлек өчен уртак юнәлешләр билгеләнде.