Дәүләт комитеты экспертлары ККК белән эш итү объектларында булдылар

2025 елның 22 июле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары Чаллы шәһәрендә «КомунСервис» ҖЧҖ һәм «Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ калдыкларын күмү һәм сортларга аеру объектларында булдылар.
Калдыклар белән эш итү өлкәсен үстерү, сортларга аеру һәм эшкәртү системаларын кертү «Экология» илкүләм проекты кысаларында өстенлекле бурыч булып тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов экологик куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү һәм эшкәртелә торган калдыклар өлешен арттыру өчен заманча технологияләр кертүгә аерым игътибар бирә.

«Сортлауны үстерергә кирәк. Бүгенге сортларга аеру системасы хәтта полимерларны да үз үзлекләре буенча аерырга мөмкинлек бирә. Әмма безнең һәркайсыбыз үзен чүп-чарны аерым җыярга өйрәтергә тиеш»- дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Сәфәр барышында Дәүләт комитеты белгечләре калдыкларны күмү полигонын карап чыгуга, ККК сортларга аеруга, техник җиһазлауга аерым игътибар бирделәр. Предприятиеләр вәкилләре объектларның эше һәм технологияләр турында җентекләп сөйләделәр.

Тариф кампаниясе кысаларында мондый чаралар даими рәвештә уздырыла. Урынга чыгу нәтиҗәләре йомгаклау карарларын әзерләгәндә исәпкә алыначак.


Видеорепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International