ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты лениногорскилыларның сорауларына җавап бирәчәк

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

2025 елның 22 июлендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина эш визиты белән Лениногорск муниципаль районына барачак, анда гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла.
Кабул итү урыны: Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1нче йорт.
Район халкын сораулар белән турыдан-туры ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.
Кабул итүдә катнашу өчен алдан язылу тәкъдим ителә, Лениногорск районы Башкарма комитетында әлеге телефон аша: (85595) 5-06-52, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында әлеге телефон аша: (843) 221-82-52.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International