Ватанны саклаучылар елы кысаларында БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ГЕРОЙЛАРЫНЫҢ ХӘТЕР СТЕНАСЫ проектын дәвам итәбез
Бу рубрика язмышлары илебез тарихы белән мәңгегә бәйләнгән геройларыбыз — Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлана. Монда без тынычлык һәм киләчәк буыннар азатлыгы өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген саклыйбыз. Бүген үзенең бабасы турында җыелма-аналитик бүлек белгече Евдокимова Татьяна сөйләячәк.
"... Бабамның әтисе, Смелов Александр Андреевич 1926 елның 16 мартында Татарстан АССРның Алексеевск бистәсендә туган. Җиде сыйныфны тәмамлагач, ул эшкә китә: башта көтүче була, аннары сөт заводына автотранспорт цехына эшкә урнаша.
1943 елда бабамны армиягә алалар – ул 19 нчы гвардия укчы дивизиясенең 61 нче полкында минометчы булып хезмәт итә, Витебск һәм Кенигсберг янындагы сугышларда катнаша.
Гитлер группировкасын юк иткәндә, нәкъ менә карт бабам немецлар колоннасына беренче төгәл удар ясап, аның үзәгенә эләгә алган. Шуның өчен ул Кызыл Йолдыз белән бүләкләнә.
Соңрак Кенигсберг янында бабам авыр яралана, ләкин дәваланганнан соң ул фронтка кайта һәм Җиңү көнен үз часте белән каршы ала. Ватан алдындагы казанышлар өчен ике Кызыл Йолдыз ордены (икенче орден бирелми кала), 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә.
Сугыштан соң карт бабам механик булып эшләгән, ә аннары күп еллар янгын сүндерүче булып хезмәт иткән. Аны гаилә өчен терәк булган намуслы, игелекле һәм тыйнак кеше буларак хәтерлиләр. Бабамның истәлеге минем өчен горурлык чыганагы һәм батырлык үрнәге...»