Дәүләт комитеты хезмәткәрләре транспорт предприятиеләренә күчмә мониторинг уздырды

2025 елның 19 июле, шимбә

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казанда «Метроэлектротранс» МУП һәм «ПАТП №2» МУП, шулай ук Чаллыда «Горкоммунхоз» МУП транспорт предприятиеләренең эшчәнлеген бәяләү һәм билгеләнгән нормативларга һәм тариф таләпләренә туры килү максатында күчмә мониторинг үткәрделәр.

Мониторинг барышында түбәндәге юнәлешләргә аерым игътибар бирелде:

- автопаркның техник торышы, кирәкле документациянең булуы, тышкы кыяфәте һәм транспортка хезмәт күрсәтү;

- административ биналарның эшен оештыру, диспетчерлык хезмәтләренең эше, хезмәт шартлары;

- ремонт фондыннан файдалану - остаханәләрне җиһазландыру, запас частьләрне исәпкә алу, башкарыла торган ремонт эшләре күләме.

Күчмә мониторинг нәтиҗәләре җайга салу вакытында исәпкә алыначак. Транспорт предприятиеләренә чыгулар расланган график буенча башкарылачак.

 

Видеорепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International