Дәүләт комитеты Алабуга районы объектларында инвестицион программаларны гамәлгә ашыруның барышын һәм эш темпларын бәяләде

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

Җитештерү һәм инвестиция программалары үтәлешен мониторинглау кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Алабуга районына эш сәфәре уздырдылар һәм эре предприятиеләр мәйданчыкларындагы эш темпларын бәяләделәр.

 «Алабуга ҖЧП» АҖ объектларында экспертлар Гыйззәт урамындагы җылылык челтәрен реконструкцияләүнең барышы һәм су җылыту казаннарын модернизацияләү белән таныштылар. Чаралар җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга һәм район халкына күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

«Инженерлык коммуникацияләре» ҖЧҖ  объектларында тикшерүчеләр Тарловка авылындагы су алу скважинасының һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүче биологик чистарту корылмаларының эшен бәяләделәр.

Дәүләт комитеты инвестицион проектларны һәм җитештерү программаларын гамәлгә ашыруның билгеләнгән срокларын үтәүнең әһәмиятен билгеләп үтте. Бу халыкка өзлексез коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең нигезе булып тора. Мониторингның барлык нәтиҗәләре анализланачак һәм 2026 елга тарифлар формалаштырганда исәпкә алыначак.

 

Видеорепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International