Дмитрий Сапожников эш визиты белән Теләче районында булды

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Теләче муниципаль районында булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин озата йөрде.

Сәфәрнең максаты коммуналь инфраструктура объектларын карау, тариф карарларының үтәлешен мониторинглау, шулай ук мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү өчен район халкы белән шәхси аралашудан гыйбарәт иде.

Сәфәр барышында Дмитрий Сапожников Саба РЭСында, чистарту корылмаларында, су алу корылмаларында, «Теләче» сәнәгать паркында булды. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче «Мёша» ҖЧҖ эшенә аерым игътибар бирелде. Су агызу системасы үсеше, бюджет оешмаларының һәм берничә күпфатирлы йортның үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташтырылуы билгеләп үтелде. Планда – бөтен авылны үзәкләштерелгән су агызу юлы белән тулысынча колачлау.

Республикада беренче авыл индустриаль паркларының берсе булган «Теләче» сәнәгать паркында Дмитрий Сапожников җитештерү мәйданчыклары һәм резидентларның продукциясе белән танышты. Биредә сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен композицион материаллардан алып пластмасса һәм резинадан эшләнгән заманча әйберләргә кадәр продукциянең киң спектры җитештерелә. Парк район икътисадын диверсификацияләүнең уңышлы үрнәге булып тора.

Сәфәр программасы кысаларында гражданнар кабул ителде һәм халык белән аралашу булды. Тарифлар, коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты темаларына кагылдылар. Район администрациясе һәм профильле ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә гражданнарның күп кенә мөрәҗәгатьләре урыннарда тиз арада хәл ителә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: «Халык белән даими элемтәдә тору, барлык сорауларга оператив һәм сыйфатлы җавап бирү бик мөһим. Мөмкин булган барлык коммуникация каналларын эшкә җигәргә кирәк».

Сәфәр йомгаклары буенча Дмитрий Сапожников: «Теләче районы коммуналь һәм сәнәгать инфраструктурасын модернизацияләүгә эзлекле якын килүне күрсәтә. Ә халык һәм оешмалар вәкилләре белән килеп туган мәсьәләләр турында турыдан-туры фикер алышу өстенлекләрне төгәлрәк куярга һәм алдагы эшне планлаштырырга мөмкинлек бирә», – диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International