ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты теләчелеләрнең сорауларына җавап бирәчәк

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елның 15 июлендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Теләче муниципаль районына барачак.
Визит кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә караган тарифларны җайга салу мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итү булачак.
Кабул итү урыны: Теләче ав., Ленин ур., 46 й.

Район халкын сораулар белән турыдан-туры ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.

Кабул итүдә катнашу өчен Теләче районы башкарма комитетына 8 (84360) 2-18-67 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 8 (843) 221-82-51, 221-82-52 телефоны буенча алдан язылырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International