Ике көнгә семинар-киңәшмә коммуналь инфраструктураны үстерүнең актуаль мәсьәләләре, инвестицияләр җәлеп итү, концессион килешүләр төзү, инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышу өчен илнең әйдәп баручы экспертлары һәм практиклары җыелган тармак мәйданчыгы булачак.
Катнашучылар: Россия МКФХ, Россия Төзелеш министрлыгы, «Территорияләрне үстерү фонды» ППК, РАВВ, РФ субъектларының тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендәге башкарма хакимият органнары, Россия МКФХ территориаль органнары һ.б.
Чара өч форматта узачак: пленар сессия, стратегик сессияләр һәм «сорау – җавап» форматындагы дискуссия мәйданчыклары.
Семинар-киңәшмә турында тулырак мәгълүматны безнең «Татарстан тарифлары» телеграм-каналында карагыз, спикерларның материаллары анда оператив бастырылып бара.