2025 елның 10-11 июлендә Казан Россиянең коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышу үзәгенә әвереләчәк. Россия МКФХ «Коммуналь инфраструктураны үстерү» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен уздырачак, ул тарифларны җайга салу өлкәсендә 150дән артык экспертны, башкарма хакимият органнары һәм бөтен илдән фәнни бергәлек вәкилләрен берләштерәчәк.
Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 20 миллионнан да ким булмаган гражданга коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту буенча йөкләмәләр бирелде. 2025 елдан «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты составына керде, бу куелган бурычларның стратегик әһәмиятен ассызыклый.
Россия төбәкләрендә коммуналь челтәрләрнең торышы модернизацияләүгә комплекслы якын килүне таләп итә. Программаны гамәлгә ашыру тормышны тәэмин итү системаларының ышанычлылыгын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Куелган максатларга ирешү өчен регионнар белән ТКХ өлкәсендә меморандумнар имзаланды, аларда субъектларның конкрет йөкләмәләре: җайга салынулы оешмаларның инвестиция программаларын раслау һәм тулысынча үтәү, челтәрләрнең норматив күләмен ел саен алмаштыру, авария-торгызу эшләре вакытын кыскарту һәм башка чаралар каралган.
Семинар-киңәшмәдә төбәкләр тарафыннан имзаланган меморандумнарның төп аспектлары каралачак һәм түбәндәге тематик блоклар каралачак:
Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, «Территорияләрне үстерү фонды» ППК, РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы, башкарма хакимиятнең төбәк органнары, Россия Су белән тәэмин итү һәм су чыгару ассоциациясе, «Югары икътисад мәктәбе» ФТУ, шулай ук илнең эре коммуналь предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясаячак.
Катнашуга Татарстан Республикасының ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары чакырыла. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк https://education.emc-fas.ru/11062026.
Чара турында мәгълүмат:
Үткәрү даталары: 2025 елның 10-11 июле
Үткәрү урыны: Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Укыту-методика үзәге (Казан шәһәре, Оренбург тракты, 24)
ММЧ аккредитацияләү өчен телефоннар: (843) 221-82-97, (843) 221-82-95.
Семинар-киңәшмә төбәкләр арасында тәҗрибә уртаклашу һәм Россиянең коммуналь инфраструктурасын модернизацияләү буенча нәтиҗәле карарлар эшләү өчен мөһим мәйданчык булачак.