ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә чираттагы мониторинг уздырды. Белгечләр Чехов, Волочаев һәм Патрис Лумумба урамнарындагы җылылык челтәрләрен реконструкцияләү объектларында булдылар, анда эшләрнең барышын һәм графикка туры килүен бәяләделәр.
Җылылык челтәрләрен модернизацияләү җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыруга, җылылык югалтуларын киметүгә һәм җылылык сезонында авария хәлләрен булдырмауга юнәлдерелгән. Халык өчен бу җылылык белән тотрыклы тәэмин итү, кинәт сүндерелү куркынычы кимү һәм коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты яхшыруны аңлата.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» вәкилләре белән очрашуда бу эшнең мөһимлеген ассызыклады: «Бүген Татарстан алдында стратегик бурыч тора - бөтен коммуналь инфраструктураны комплекслы модернизацияләү. Бу аның ышанычлылыгын арттырырга һәм татарстанлылар өчен уңайлы тормыш шартлары тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».
Күчмә мониторинглар акчаларның тотылуын контрольдә тотуның мөһим коралы булып тора. Системалы тикшерүләр инвестпрограммаларда каралган эшләрнең сыйфатын һәм вакытында башкарылуын бәяләргә мөмкинлек бирә.