Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.  Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Челтәр компаниясе” ААҖ челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар  ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.

2. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Актаныш МР: “Гидросервис” ҖЧҖ; “Теплосервис” ҖЧҖ; “Коммунсервис-Актаныш” җитештерү берләшмәсе ҖЧҖ; Буа МР: “Буа водоканалы” ААҖ: Зеленодол МР: “Яңа Тура” торак милекчеләре ширкәте; Кукмара МР: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ; “Кукмара чистарту корылмалары” ҖЧҖ; Лениногорск МР: “Шөгер МПП” ААҖ: Түбән Кама МР: “Водоканал-КП” ҖЧҖ; Чистай МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Чистай водоканалы”).

3. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(Азнакай МР: “ТБО полигоны” ҖЧҖ; Арча МР: “Жилкомбытсервис” ҖЧҖ; Баулы МР: “Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” муниципаль казна предприятиесе; Кукмара МР: “Эко-Сервис” ҖЧҖ; Нурлат МР: “Благоустройство пять” ҖЧҖ).

4. 2014 елга Татарстан Республикасында торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүнең төбәк стандартлары турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International