ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «Казэнерго» АҖ Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә инвестицион программасы үтәлешенә чираттагы мәртәбә мониторинг үткәрделәр һәм түбәндәге объектларны реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар:
1. 11 нче җылылык үткәргечен реконструкцияләү.
1 нче этап: ТК 11-34 алып ТК 11-35А кадәр участокта;
2 нче этап: ТК 11-35А алып ТК 11-36 кадәр Красносельская урамындагы участокта — гомуми эшләр 25-30% дәрәҗәсендә башкарылган. Комиссия Красносельская урамында урнашкан объектны караган вакытта 1 этап кысаларында планлаштырылган 300 п.м торбадан 132 п.м. торба алмаштырылган иде. Грунтны интенсив эшкәртү, торбалар салынган участокларны күмү бара. Улакларның бер өлеше куелган. Эшләнмәләрнең материалы – корыч, изоляция тибы — ППУ һәм ПЭ катламы, эшләнмәләрнең диаметры — 630 мм, озынлыгы — 300 п.м. (1 этап) һәм 500 п.м. (2 этап), салу ысулы — җир асты.
11нче җылылык үткәргечен реконструкцияләү билгеләнгән вакыттан алда, 2025 елның 22 маенда башланган һәм 2025 елның сентябренә төгәлләргә планлаштыралар. Реконструкция эшләре подряд ысулы белән башкарыла, подрядчы – «ПМК 16» ҖЧҖ.
2. УТ-16, ТК-17, ТК-18, ТК-20 алып Октябрь т.ю., 17, 19, 21, 23, 27, Воровский, 9 кадәр квартал эчендәге җылылык челтәрләренең 4 нче кварталдагы участокларында «4 нче квартал тепловоды» объектын реконструкцияләү, Инв.номеры № 30645/04 – барлык эшләр 46% дәрәҗәсендә башкарылган.
Октябрь һәм Воровский урамнарында урнашкан объектны караган вакытта гомуми күләмнең яртысы диярлек торбалар алмаштырылган иде. Моннан тыш, визуаль карау барышында торбаларны урнаштыру һәм аларны эретеп ябыштыру эшләренә әзерләү, яңа каналлар һәм улаклар урнаштыру (объектның 1нче яртысы) ачыкланды.
Грунт суларының якын ятуы нәтиҗәсендә эшләр ~1,5 метрдан да тирәнрәк алып барылмый. Җир эшләре төгәлләнү стадиясендә бара, улаклар салына (объектның 2нче яртысы) эшләнмәләр материалы — корыч, изоляция тибы — ППУ һәм ПЭ катламы, эшләнмәләрнең диаметры — 76-159 мм, озынлыгы (Наил Тәлгать улы сүзләреннән) — 1 300 п.м., салу ысулы — җир асты. 4 нче кварталның җылылык үткәргечен реконструкцияләү әзерлек эшләре белән башланган, 21.04.2025-05.05.2025. Аннары, 06.05.2025 җир эшләре башланган.
СМР 25.07.2025 тәмамлау планлаштырыла, ә объектны сентябрьгә тапшыру планлаштырыла. Реконструкция эшләре подряд ысулы белән 31.03.2025 ел, №2025/Д377/168 шартнамә буенча башкарыла. «СФ «АлекРом Сервис» ҖЧҖ подрядчысы конкурс комиссиясенең 18.03.2025 ел, №32514560092-01 карары белән билгеләнгән.
3. «Белинский ур., 21 буенча тепловод» объектын СК-13а алып (Челюскин кв.), ТК-10а алып ТК-8 кадәр 10 нчы тепловодыннан квартал эчендәге җылылык челтәрләре участогында реконструкцияләү, Инв.номеры № 30019/09 – гомуми башкарылган эшләр 50%ка якын.
Белинский урамында урнашкан объектта булган вакытта машина йөрү урыны астында 2 нче җылылык бүлү узелын төзү буенча монолит һәм төзелеш-монтаж эшләре башкарылган иде. 1 нче җылылык бүлү узелы, комиссия килгән моментка монтажланган, ләкин күмелмәгән иде. Торба эшләнмәләренең материалы – корыч, изоляция тибы – ППУ һәм ПЭ катламы, эшләнмәләрнең диаметры – 820 мм, озынлыгы (Наил Тәлгать улы сүзләреннән) — 900 п.м., салу ысулы — җир асты. Реконструкция әзерлек эшләре белән башланган, 18.04.2025-06.05.2025.
СМР 31.07.2025 тәмамлау планлаштырыла, ә объектны сентябрьгә тапшыру планлаштырыла. Реконструкция эшләре подряд ысулы белән 14.04.2025 ел, №2025/д377/213 шартнамә буенча башкарыла. «СтройсервисГрупп» ҖЧҖ подрядчысы конкурс комиссиясенең 31.03.2025 ел, №000010634 карары белән билгеләнгән.
4. «Җылылык һәм кайнар су буенча квартал эче челтәрләре, 25 (ЦТП25-3) мкр. МТ №18 алып, ТК11 башланган участокта, Адоратский урамы,29а,33а,39 кадәр» объектын ТК 11 башлап № 25/3 кварталы участокларында т. А, ТК 13, УТ15, УТ 16, Адоратский, 29, 39 һәм Адоратский урамы буенча административ һәм сәүдә павильоны бинасына кадәр реконструкцияләү», Инв.номер №31906/16 – эшләр гомуми 98% дәрәҗәсендә башкарылган.
Адоратский урамында урнашкан объектны караган вакытта йомгаклау этабы гамәлгә ашырылган иде. Җир эшләре һәм төзекләндерүнең соңгы стадиясе төп этап тәмамланганнан соң башкарылган. СМР үткәрүнең характерын һәм нәтиҗәсен бәяләү мөмкин түгел, реконструкция объектының гомуми торышы канәгатьләнерлек. Реконструкция эшләре подряд ысулы белән 08.04.2025 ел, №2025/Д377/191 килешү буенча башкарылган, «СпецЭнергоСтрой» ҖЧҖ подрядчысы конкурс комиссиясенең 27.03.2025 ел, №32514584131-01 карары белән билгеләнгән.
Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.
https://kt.tatarstan.ru/foto.htm/photoreport/10328659.htm