Россия Энергетика министрлыгына электр энергиясен кулланучылардан 2013 елның 1 июленнән кулланылган электр энергиясе (егәрлек) бәясе артуга бәйле шикаятьләр еш алына башлады. Бәя арту түбәндәге сәбәпләргә бәйле:
1) электр энергиясенең төрле базарларында электр энергиясенә (егәрлек) җайга салынмый торган бәяләрнең чик күләмнәре үсү:
– электр энергиясе тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларның бер ставкалы варианты буенча исәп-хисап ясаучы кулланучылар өчен 2013 елның июлендә электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бердәм (котел) тарифларның 2013 елның июненә карата уртача үсеше ил буенча уртача алганда 13,8 процент тәшкил итте. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 декабрь, 2011 ел, №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында бәяләрне (тарифлар) җайга салу өлкәсендә бәя хасил итү нигезләренең 11(1) пункты нигезендә, җайга салынулы бәяләр (тарифлар) һәм аларның чик күләмнәре (минималь яки максималь), билгеле бер календарь чикләрендә, 2013 елның 31 декабренә чираттагы еллык җайга салу чорының беренче яртыеллыгында бәяләрнең (тарифлар) һәм аларның чик күләмнәренең моннан алдагы еллык җайга салу чорының икенче яртыеллыгындагы чик күләмнәрдән артмавыннан чыгып билгеләнә, Россия Федерациясе Хөкүмәте актлары нигезендә башкача билгеләнмәсә;
– 2013 елның июлендә өченче – алтынчы бәя категориясе өчен электр энергиясенә чик дәрәҗәдә ставка билгеләүдә кулланыла торган күпләп сату базарында электр энергиясенә җайга салынулы уртача бәяләр үсеше 2013 елның июненә карата ил буенча уртача 15,8 процент тәшкил итте. Әлеге үсеш 2013 елның 1 июленнән, Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 5 июнь, 2013 ел, №110-э/4 боерыгы нигезендә, табигый газга күпләп сату бәяләренең 15 процентка артуы һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, күпләп сату базарында үзләре өчен ягулыкның төп төре булып табигый газ торган җылылык электр станцияләре тарафыннан тапшырылган бәя заявкаларының үзгәрүенә бәйле;
– 2013 елның июлендә өченче – алтынчы бәя категориясе өчен электр егәрлегенә чик дәрәҗәдә җайга салынмый торган бәя ставкасын билгеләүдә кулланыла торган күпләп сату базарында егәрлеккә җайга салынмый торган бәя үсеше 2013 елның июненә карата ил буенча уртача 3,7 процент чамасы тәшкил итте. Әлеге үсеш Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29 декабрь, 2011 ел, №1197 карары (күпләп сату базарында электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүчеләр – күпләп сату базарында катнашучылар тарафыннан төзелгән тиешле килешүләр буенча егәрлекне планда каралган һәм факттагы сатып алу бәясе ягыннан алдагы исәп чорларына мәгълүматлардан файдалануны , шулай ук тиешле расчет чорына планда каралган һәм факттагы егәрлек бәясе аермасын күздә тоткан егәрлекне сатып алу бәясен үзгәртүдән файдалануны күздә тоткан карар) белән расланган Электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүчеләр тарафыннан электр энергиясенә (егәрлек) җайга салынмый торган бәяләрне билгеләү һәм куллану кагыйдәләре нигезендә, күпләп сату базарының коммерция операторы тарафыннан исәпләнелә торган егәрлеккә җайга салынмый торган уртача бәяне билгеләү тәртибе үзенчәлекләренә бәйле;
гарантияле төстә җибәрүчеләрнең сатудагы өстәмә хакы үсеше 2013 елның июлендә 2013 елның июненә карата ил буенча чама белән 5,5 процент тәшкил итте. Әлеге үсеш 2013 елда Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 30 октябрь, 2012 ел, №703-э боерыгы (күпләп сату базарында электр энергиясенә һәм егәрлеккә җайга салынмый торган уртача бәяләрдән процент рәвешендә өстәмә сату хакларын билгеләүне күздә тоткан) белән расланган гарантияле төстә җибәрүчеләрнең сатудагы өстәмә хакларын билгеләү буенча яңа методик күрсәтмәләрдән файдалануга бәйле. Шул рәвешле күпләп сату базарында электр энергиясенә һәм егәрлеккә җайга салынмый торган уртача бәяләрнең үсүе гарантияле төстә җибәрүчеләрнең сатудагы өстәмә хаклары үсүгә китерде.
2) 2013 елның 1 июленнән гарантияле төстә җибәрүче белән өченче–алтынчы бәя категориясе (электр энергиясе өчен ставканы һәм егәрлек өчен ставканы аеруны күздә тоткан (ике ставкалы кулланучылар) буенча исәп-хисап ясауга күчкән һәм үзләре карамагындагы энергия кабул итү җайланмаларының баланстагы чикләре кысаларында электр энергиясен җибәрүнең барлык нокталары буенча интерваллы (сәгатьләп) учет приборларын урнаштыру ягыннан Төп нигезләмәләрне күрсәтелгән датага үтәмәгән эре кулланучыларга карата электр энергиясен сәгатьләп куллану күләмнәрен билгеләүнең кызыксындыргыч расчет ысулларын куллануга бәйле. Шул рәвешле ваклап сату базарларында эре кулланучылар, бигрәк тә максималь егәрлеге югары дәрәҗәдә булган энергия кабул итү җайланмаларына ия булган кулланучылар тарафыннан электр энергиясен сатып алу бәясе артуның төп сәбәпләреннән берсе булып мондый кулланучылар тарафыннан үзләренең электр энергиясен җибәрү нокталарын электр энергиясен интерваллы исәпләү приборлары белән тәэмин итү буенча норматив-хокукый актлар таләпләрен үтәмәү тора. Әлеге таләп 2006 елдан бирле гамәлдә булып килә, әмма электр энергиясенең ваклап сату базарларында кайбер кулланучыларның үзләренең җибәрү нокталарын сәгатьләп исәпли торган исәпләү приборлары белән әлегәчә тәэмин иткәне юк.
Төп нигезләмәләрдә җитди чыгымнар таләп итми торган учет приборларына карата минималь таләпләр билгеләнгән: кулланучылар тарафыннан кулланыла торган максималь егәрлеге 670 кВт ким булмаган электр энергиясен исәпләү өчен электр энергиясен сәгатьләп куллану күләмнәрен исәпләү мөмкинлеге биргән, төгәллек классы 0,58 һәм аннан зуррак булган, электр энергиясен сәгатьләп куллану күләме турында мәгълүматларны соңѓы 90 көн эчендә һәм аннан күбрәк вакыт эчендә саклауны тәэмин иткән яки исәпләү системасына кертелгән исәпләү приборлары кулланылырга тиеш.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Төп нигезләмәләрнең әлеге таләпләрен үтәү өченче–алтынчы бәя категориясе буенча ваклап сату базарларында исәп-хисап ясаучы кулланучыларга түбәндәге сәбәпләргә бәйле рәвештә гарантияле төстә җибәрүчеләрдән электр энергиясен сатып алуга чыгымнарын җитди киметү мөмкинлеге бирә:
– ваклап сату базарларында кулланучыга карата электр энергиясен сәгатьләп куллану күләмнәрен билгеләүнең расчет (кызыксындыру) ысулларын куллануны туктату һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, төрле базарларда түләнелешле егәрлек күләме кимү;
– ваклап сату базарларында түләнелешле егәрлек күләмен киметү максатыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектында электр энергиясен максималь куллану сәгатьләрендә – планда каралган пик нагрузкасы сәгатьләрендә расчет чорының эш көннәрендә электр энергиясен куллануны киметү юлы белән кулланучыга электр энергиясен сәгатьләп куллану графигын оптимальләштерү мөмкинлеге бирү.
Россия Энергетика министрлыгы шуны искәртә: ваклап сату базарларында эре кулланучылар тарафыннан электр энергиясен сатып алу бәясенең артуына китергән, эре кулланучыларга карата кызыксындыру расчет ысулларын куллану, ваклап сату базарларында хәзерге вакытта гамәлдә булып килүче бәя хасил итү тәртибенә бәйле рәвештә, гарантияле төстә җибәрүчеләрнең һәм башка энергетика субъектларының табышы артуга китермәде, бәлки егәрлеккә түләү коэффициентының сизелерлек дәрәҗәдә кимүе хисабына беренче бәя категориясе кулланучылары өчен гарантияле төстә җибәрүчедән электр энергиясен (егәрлек) сатып алу бәясенең һәм җайга салынмый торган чик күләмнәрнең кимүенә китерде.
Электр энергиясенең төрле базарларында килеп туган хәлләрне җайга салу һәм электр энергиясенең эре кулланучыларына (энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеге 670 кВт югарырак булган) карата электр энергиясе (егәрлек) бәясен үсүгә китерүче, кулланылган электр энергиясе (егәрлек) күләмнәрен билгеләүнең расчет ысулларыннан файдалану очракларын юкка чыгару максатыннан чыгып, Россия Федерациясе субъектларында, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, электр энергиясен (егәрлек) эре кулланучылар тарафыннан үзләренең электр энергиясе (егәрлек) җибәрү нокталарын (транзит нокталарын кертеп) электр энергиясен сәгатьләп куллану күләмнәрен үлчәү мөмкинлеге бирердәй электр энергиясен исәпләү приборлары белән тәэмин итү зарурилыгы турында аңлату эше үткәрүнең оештырылуын сорыйм.