Оешмалар игътибарына!

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Россия МКФХ regulation.gov.ru порталында «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 30 маендагы 484 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» карар проектын урнаштырды.

 

  Карар проекты каты коммуналь калдыклар (алга таба – ККК) белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салуның хокук куллану практикасын анализлауны һәм Россия Табигать министрлыгы, «Россия экология операторы» ППК, тармак бергәлекләре, Россия Федерациясе субъектларының Россия Федерациясенең тариф һәм тармак законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнгән.

Проектта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 30.05.2016 ел, № 484 карары белән расланган Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә бәя кую нигезләренә һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны җайга салу кагыйдәләренә түбәндәге үзгәрешләр кертү карала:

 

 Тарифларны билгеләгәндә ККК ташуны агымнар схемасы нигезендә раслау өлешендә каты коммуналь калдыкларны исәпкә алу системасына һәм «ЭРА-ГЛОНАСС»ка кертелә торган белешмәләрдән файдалануның мәҗбүрилеге.

 

 Кредитлар буенча процентларны исәпкә алу – Үзәк банкның агымдагы төп ставкасына күчү (килешү төзү датасына булган ставка урынына).

 

 Касса өзеклекләрен раслау – заемнар буенча процент чыгымнарын документаль нигезләү.

 

 Суд чыгымнарын исәпкә алу – өметсез бурычны түләткәндә регоператорның тулаем кеременә дәүләт пошлинасын кертү.

 

 Исәптән чыгарылган бурычларны документаль раслау – өметсез дебиторлык бурычларын исәпкә алуның үтә күренмәлелеге.

 

 Тарифларны вакытыннан алда яңадан карау – ККК белән эш итү буенча яңа объектларны гамәлгә керткәндә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге

 

 Тариф тәкъдимнәрен бирү срокларын унификацияләү – 1 сентябрьдән 1 майга күчерү (ТКХның башка өлкәләрендәге кебек-җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу).

 

 Тарифларны җайга салучы инициативасы белән билгеләү – гаризалар бирү сроклары бозылганда яисә алар булмаганда.

 

 Тулаем керемне тигезләү механизмы – регоператорларның эшчәнлек срокларын исәпкә алып тарифларны баланслау өчен.

 

 Максатчан күрсәткечләргә ирешмәгәндә тарифларга төзәтмәләр кертү – операторларны нормаларны үтәүгә стимуллаштыру (шул исәптән Президентның 07.05.2024 ел, № 309 Указы буенча да).

 

 ККК коммерцияле исәпкә алу тәртибен куллануга бәйле рәвештә операторлар тарифларына һәм регоператорларның бердәм тарифларына төзәтмәләр кертү –объектларда үлчәү контроле булмаган/төзек булмаган очракта тарифларга төзәтмәләр кертү.

 

2. «Максатчан амортизация» – активларны исәпләү (классификация буенча максималь төп чаралар урынына).

✏Гавами фикер алышуны тәмамлау датасы – 2025 елның 24 июне.

 Тулырак: https://regulation.gov.ru/Regulation/Npa/PublicView?npaID=157206

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International