«Еш бирелә торган сораулар экспертлар җавапларында. Pro Тариф» рубриаксын дәвам итәбез

2025 елның 3 июне, сишәмбе

Бу – кыска һәм мәгълүмати роликлар, анда һәркем халыкның иң актуаль сорауларына җавап таба алачак.

 

Сәнәгать булмаган өлкә тарифларын көйләү һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Игорь Чуйко бүлекнең эше турында мәгълүмат бирәчәк.

 

Җитештерү программаларын контрольдә тоту кысаларында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ каты коммуналь калдыкларны сортларга аеру (эшкәртү) һәм урнаштыру (күмү) технологик процессы белән таныштылар.

 

 Сортировкалау «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре, Васильченко ур., 6 йорт адресы буенча урнашкан, елына 200 тонна куәтле 1 нче чүп-чар төяү станциясендә башкарыла.

 

Калдыклардан икенчел чимал һәм агулы компонентларны чыгаруның технологик процессы этаплап башкарыла. Башта каты коммуналь калдыклардан эре габаритлы предметлар аерылып чыга. Аннары каты коммуналь калдыклар ленталы-чылбырлы конвейерга җибәрелә һәм барабанга тутырыла, анда калдыкларның вак органик һәм инерт фракцияләре таркатыла. 80 мм зуррак фракция төп сортлау конвейерына бирелә.

 

Икенчел чималны чүп-чар төяү станциясенең сортларга аеру конвейерында кул белән сайлап алалар. Алынган икенчел чимал махсус туплау бүлекләренә ташлана. Аннары каты коммуналь калдыклар, икенчел чималны сайлап алганнан соң, соңыннан полигонга күмү максаты белән чыгару өчен бункерларга (сортировкалау калдыкларына) бирелә. Сайлап алынган икенчел чимал кулдагы вертикаль прессларга бирелә, анда пресслана һәм тимер чыбык белән бәйләнә.

 

 «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ Казан шәһәренең «Восточный» полигонында, Мамадыш трактында 40,6 га мәйданда ККК күмә. Полигонның сыйдырышлылыгы 5 795 мең тонна тәшкил итә.

 

Тулырак видеороликларда: https://t.me/tarifi116/5912

Киләсе чыгарылышларны безнең  «Татарстан тарифлары» Телеграм-каналыннан карагыз.

 

 Безнең телеграм бот: @Tarif_RT_bot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International