1 июльдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Түбән Кама муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла, түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр урамы,12.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетына (8555) 42-50-50, 43-11-22 телефоннары аша, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына (843) 221-82-51, (843) 221-82-52 телефоннары аша язылырга өлгерегез.