Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр.
Су белән тәэмин итү өлкәсе:
1. «ТЕХСТРОЙ–Т» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ «Менделеев урамындагы күпкатлы торак төзелеше», Түбән Кама шәһәре, җир өсте парковкасы» объектын «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин: https://kt.tatarstan.ru/tarifi-2025.htm