Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
Су белән тәэмин итү өлкәсе:
1. «ТСИ» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Радужный - 2» торак комплексындагы 12 нче, 13 нче торак йорт»ны «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
2. «Эталон-Казан» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «Казан шәһәренең Яңа Савин районында Гаврилов урамында урнашкан «Счастье в Казани» торак комплексы»н Казан шәһәре «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
3. «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ «Татарстан Республикасы Зеленодольск районында картлар һәм инвалидлар өчен, җиһазлар һәм инвентарь сатып алып, интернат-йорт төзү» объектын «ЗВКС» АҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су агызу системасына индивидуаль тәртиптә тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Газ белән тәэмин итү өлкәсе:
4. «Газүткәргечнең җир кишәрлеге чигенә кадәр тармагы. Адресы: ТР, Зеленодольск районы, Зеленодольск шәһәре, Гайдар урамы, 15 йорт» объектын «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтырган өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга була: kt.tatarstan.ru/tarifi-2025