ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәр маршруты ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар объектларында булуны үз эченә алды.
Визит программасы «Мамадыш су каналы» АҖ объектларын караудан башланды, ул район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Никифоров озатуында узды. Оешма Мамадыш шәһәре һәм Красная Горка авыл җирлеге территориясендә су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча хезмәтләр күрсәтә. Су белән тәэмин итү чыганагы булып артезиан скважиналарыннан чыгарыла торган җир асты сулары тора. Суны кулланучыларга илтү 146 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләр буенча башкарыла. Үзәкләштерелгән су агызу системасыннан агынтыларны чистарту корылмаларына ташу 31 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.
Эш сәфәре барышында рәис урынбасары, оешма вәкилләре белән берлектә, су алу корылмасын, биологик чистарту корылмаларын карадылар, шулай ук җитештерү һәм инвестиция программалары белән планлаштырылган чаралар үтәлешен тикшерделәр.
Моннан тыш, Мамадыш шәһәренең Азино урамы, 17 нче йорт адресы буенча су агызу участогы аерым каралды.
Су алу объектларын караганнан соң, делегация биологик чистарту корылмаларында булды. Анда газ яки парны сыеклык катламы аша үткәрү һәм табигый җилләтү, өч биореакторда һава, кислород белән туену өчен торбаларны алмаштыру эшләре башкарылган. Бу чара агып төшүче суларны чистарту сыйфатын яхшыртуга һәм регионның экологик иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Ахырда Дмитрий Сапожников газлаштыру, ягъни гражданнарның җир участоклары чикләренә газүткәргечләрне бушлай кертү программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Никифоров, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм подряд оешмасы вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде, анда төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрне үтәү һәм проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Җайга салынулы оешмалар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2026 елга тариф карарларын кабул иткәндә ведомство экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.
Белешмә өчен:
Мамадыш районы Татарстанда иң эре районнарның берсе булып санала. Аның мәйданы 2 600 кв. км тәшкил итә, ә халык саны 42 мең кеше тирәсе. XII гасырда район урынында «Ак кирмән» бистәсе урнашкан була, ә хәзерге чикләрне Мамадыш районы 1930 елда булдырган. Район составында 1 шәһәр һәм 29 авыл җирлеге бар. Административ үзәге – Мамадыш шәһәре.