ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты законны үтәү зарурилыгы турында искәртә

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүләр сатып алу турында” Федераль закон нигезләмәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.

Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү һәм ташландык суларны чистарту өлкәсендә эшчәнлек алып баручы табигый монополияләр субъектлары, оешмалар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүләр сатып алуга карата, закон нигезендә, гомуми принциплар һәм төп таләпләр билгеләнә.

Законның 1 статьясындагы 2.1 өлеше нигезендә, устав капиталында РФ, РФ субъектлары, муниципаль берәмлек өлеше 50 проценттан артмаган юридик затларга, аларның “кыз” хуҗалык җәмгыятьләренә закон көче кагылмый.

Мондый оешмаларның кереме күләмнәре турында мәгълүмат, “Юридик затларның аерым төрләренең кереме күләме турында мәгълүматны рәсми сайтка урнаштыру турында нигезләмәне раслау хакында” РФ Хөкүмәте карары нигезендә, zakupjki.gov.ru рәсми сайтына урнаштырылырга тиеш.

Закон нигезендә zakupjki.gov.ru сайтына урнаштырылган мәгълүмат 2014 елга тарифларны билгеләүдә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International