“Тарифларны нәтиҗәле җайга салу һәм тимер юл транспорты инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итү” дигән конференциясе булды

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 24-25 октябрендә Мәскәүдә “Тарифларны нәтиҗәле җайга салу һәм тимер юл транспорты инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итү” дигән тема буенча үткәрелгән тимер юлларның тарифларны җайга салу органнарының беренче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе булды.

Дөнья күләмендәге глобальләшү һәм интеграция процессларын үстерү шартларында, шул исәптән Бердәм икътисадый киңлек булдыру һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе сәбәпле, халыкара тышкы икътисадый элемтәләрне үстерү процессларында бәя хасил итүнең һәм транспортка тарифларны җайга салуның роле арта.

Моңа бәйле рәвештә, үткәрелгән Конференциясенең (чараны Россия Транспорт министрлыгы, Россия Федераль тарифлар хезмәте, “РЖД” ААҖ һәм “Экспедиторлар гильдиясе” НП оештырды) максаты, стимуллаучы җайга салуны үстерүнең, тариф хасил итүнең системасын һәм методологияләрен камилләштерүнең, тимер юл инфраструктурасын финанслауның инновацион чишелешләрен эзләүнең, шулай ук тәҗрибә алышу өчен тимер юлларның тарифларны җайга салу органнарының халыкара компетентлы хезмәттәшлеген үстерүнең яңа бурычларыннан чыгып, тимер юл транспорты тармагы өлкәсендә даими рәвештә мәгълүмат алышуны һәм алдынгы халыкара тәҗрибә алышуны оештыру булды.

Конференция эшендә Россия транспорт һәм тимер юл транспорты тармагының югары дәрәҗәдәге затлары, шулай ук Франция, Германия, Чехия, Польша, Белоруссия, Казахстан, Украина, Молдавия, Латвия, Эстония, Төркия, Бразилия һ.б илләрнең министрлыклары, ведомстволар, коммерциясез ассоциацияләр, фән, эре бизнес-структуралары вәкилләре һәм зур халыкара оешмалар –Европа комиссиясе, Тимер юлларның хезмәттәшлек оешмасы һәм Халыкара тимер юллар берлеге вәкилләре  катнашты.  Конференциядә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан рәис урынбасары Дмитрий Симкачев катнашты.

Россия ягыннан тәбрикләү сүзләре һәм докладлар белән РФ транспорт министры Максим Соколов, Россия Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков, “РЖД” ААҖ президенты Владимир Якунин, “Экспедиторлар гильдиясе” НП президенты Семен Резер, Дәүләт Думасының Транспорт комитеты рәисе беренче урынбасары Михаил Брячак, Россия Фәннәр академиясе академигы Владимир Колесников, РФ транспорт министры урынбасары – статс-секретарь Сергей Аристов, “РЖД” ААҖнең беренче вице-президенты Вадим Морозов, “Федераль йөк компаниясе” ААҖ генераль директоры Виталий Евдокименко һ.б. чыгыш ясады.

Конференциянең чит илләр делегатлары чыгышлары бик эчтәлекле, мәгълүматка бай һәм күп факторлы булды. Болар – Европа комиссиясенең Мобильлек һәм транспорт буенча Генераль дирекциясе өлкән киңәшчесе Павел Стельмажчик, Финляндия Республикасы Транспорт һәм элемтә министрлыгының Транспорт сәясәте агентлы җитәкчесе урынбасары СильяРуокола, Эстония икътисад һәм коммуникацияләр вице-канцлеры ЭэроПяргмяэ, ОСЖД Комитеты Рәисе урынбасары Ван Юнпин, DeutsheBahn FG”  Халыкара проектлар бюросы җитәкчесе доктор ДженсГреффер, Чехия Республикасы Транспорт министрлыгының тимер юллар департаменты директоры урынбасары Ярослав Новак, Бразилия тимер юллар индустриясе һәм инфраструктурасы милли ассоциациясе президенты ВичентеАбатэ, SNCF  компанияләре төркеменең (Франция тимер юллары) рәсми вәкиле Хьюг Лорен, Төркия UTICAD экспедиторлар ассоциациясе генераль секретаре Хаджер Уярлар һ.б.

Конференциянең эш йомгаклары буенча төзелгән транспорт регуляторикасын һәм транспортта тарифларны, бәяләрне хасил итү системасын алга таба камилләштерүнең күздә тотылган юнәлешләре исемлегенә регуляторларның халыкара хезмәттәшлеген үстерү, Транспорт регуляторларының халыкара ассоциациясен (МАРТ) булдыру, RAB–җайга салу методикаларын камилләштерү, шулай ук тимер юл инфраструктурасына инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә тарифларны җайга салу стимулларын үстерү, җайга салу өлкәсендә белгечләрнең һөнәри әзерлеге сыйфатын  яхшырту һәм Тарифлар проблемалары буенча халыкара фәнни-тикшеренү институты (ИПТАР) булдыру кебек тәкъдимнәр кертелде.

Конференциягә йомгак ясаганда Россия Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков, конференциянең эш барышында тикшерелгән мәсьәләләр һәм бурычлар транспорт тармагын җайга салу өлкәсендә тәҗрибә  һәм иң яхшы практиклар алышуның, транспортта тарифлар һәм бәя хасил итү методологияләрен камилләштерүнең, Европа берлегеннән, ОЭСР, АТЭС, БРИКС, ШОС оешмаларыннан һ.б. партнерларыбыз белән берлектә  халыкара транспорт проектларын үстерү өлкәсендә, бу өлкәдә инвестицияләр үстерүдә нәтиҗәле төстә тормышка ашырып була торган яңа, алдынгы принциплар, ысуллар һәм якын килүләр буенча фикер алышуның мөһимлеген күрсәтте, дип билгеләп үтте. Мондый конференцияләрне даими үткәрү, конференциядә катнашучылар бертавыштан хуплаган тәкъдимнәрне тормышка ашыру – транспортта тарифлар һәм бәяләр хасил итү системаларын камилләштерүнең, заманча транспорт инфраструктурасын, халыкара транспорт коридорларын һәм транспорт хезмәтләре күрсәтүнең дөньякүләм базарын нәтиҗәле үстерүнең  иң мөһим проблемаларын һәм бурычларын төрле яклап хәл итү өчен дөньяның төрле илләренең транспортны җайга салу органнары тырышлыгын берләштерергә тиешле Халыкара транспорт регуляторлары ассоциациясен (МАРТ) булдыру, шулай ук Тарифлар проблемалары буенча халыкара фәнни-тикшеренү институтын (ИПТАР) булдыру  дөньяның төрле илләрендә транспортны җайга салу органнарының бер йодрыкка тупланып эшләвенә ярдәм итәчәк, транспортны җайга салу өлкәсендә алдынгы халыкара тәҗрибә алышуны җиңеләйтәчәк, бу исә, тулаем алганда, Россия транспорт системасының көндәшлеккә сәләтен үстерүгә һәм аның дөнья икътисадындагы ролен ныгытуга ярдәм итәчәк, диде ул.

Конференция материаллары белән тулысынча Россия Федераль тарифлар хезмәте сайтында (www.fstrf.ru) һәм Конференция сайтында (www.ifrtr.com) танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International