Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга “Тепло” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

2. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

(Азнакай МР: “Сельхозжилсервис” МУП; Актаныш МР: “Теплосервис” ҖЧҖ; Әлмәт МР: “Светсервис” МУП; Баулы МР: “Райсервис” ААҖ; Балтач МР: “Балтач МПП ЖКХ” ААҖ; “Чепья МПП ЖКХ” ҖЧҖ; Зәй МР: “Теплосервис” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Нижневязовский жилкомсервис” МУП; Кайбыч МР: “Кайбыч ЖКХ” МУП; Яңа Чишмә МР: “Яңа Чишмә МПП ЖКХ” ҖЧҖ; Спас МР: “Спас коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Татнефтепродукт ХК” ААҖнең “Казаньнефтепродукт” филиалы, “НИИнефтепромхим” ААҖ; “Казан медицина аппаратурасы заводы” ААҖ; “Казан Медтехника заводы” ААҖ, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы” ГБУ, “Альтон” ЯАҖ, “Оризонт” ҖЧҖ, “Карсар” ҖЧҖ; “Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты” ВПО ФГБОУ, “Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты” ВПО ФГОУ, “Казан (Идел буе) федераль университеты” ВПО ФГАОУ.

3. Эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

(Әтнә МР: “Әтнә МПП ЖКХ” МУП; Алабуга МР: “Алабуга водоканалы” МУП; “Алабуга автомобиль заводы” ААҖ; “Водолей – М” ҖЧҖ; Зәй МР: “Зәй водоканалы” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Водоканалсервис” ААҖ филиалы – “Зеленодол водоканалы”; “Раифа СПУ №1 ЗТ” девиант тәртипле балалар һәм үсмерләр  өчен махсус укыту-тәрбия бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесе, “Серго исемендәге завод производство берләшмәсе” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Савиново” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Савиново-Челны” ҖЧҖ; Спас МР: “Спас водоканалы” ҖЧҖ; “Спас коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ).

4. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

(Актаныш МР: “Актаныш ТБО полигоны” МУП; Алексеевск МР: “ТБО полигоны” ҖЧҖ; Апас МР: “Чиста Район” ҖЧҖ; Әтнә МР: “Әтнә МПП ЖКХ” МУП; Бөгелмә МР: “ТБО полигоны” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Калдыкларны эшкәртүнең экологик системалары” идарәче компаниясе” ҖЧҖ;  Питрәч МР: “Вейст Системз” ҖЧҖ; Спас МР: “Спас коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International