Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасында халык өчен электр энергиясе бәяләренә (тарифлар) кимү коэффициентын килештерү турында.
2. Татарстан Республикасында халык өчен һәм халыкка тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә тарифларны (бәяләр) килештерү турында.
3. Эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
(Әгерҗе МР: “Тирсә коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Азнакай МР: “Сельхозжилсервис” МУП; Әлки МР: “Әлки коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Арча МР: “Яңа Кенәр МПП ЖКХ” ААҖ; Буа МР: “Кыят МПП ЖКХ” ААҖ; Биектау МР: “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖ; Чүпрәле МР: “Чүпрәле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; Лаеш МР: “Карсар” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Бриг” ҖЧҖ; “КамаСтальКонструкция” ҖЧҖ; Яңа Чишмә МР: “Козлова М.И.” КФХ; Питрәч МР: “Теплострой” ҖЧҖ; “Жилбыт” ҖЧҖ; Тәтеш МР: “Тәтеш водоканалы” ААҖ.
4. Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
(Әлки МР: “Әлки коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Арча МР: “Яңа Кенәр МПП ЖКХ” ААҖ.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.