Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Волга” яшьләр туристлык лагере” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

2. “№32 төзелеш идарәсе” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “Универсал-Оил” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү турында.

3. 2014 елга һәм пландагы 2015-2016 елларга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре буенча уртача алганда, коммуналь комплекс оешмаларының хезмәтләр күрсәтүгә тарифларына өстәмәләрдән чыгып, коммуналь комплекс оешмаларының хезмәтләр күрсәтүгә билгеләнгән тарифларын максималь дәрәҗәдә ихтимал үзгәртүнең чик индексларын билгеләү турында.

4. “ТАНЕКО” ААҖ өчен эчәргә яраклы суга, техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International