Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. “Волга” яшәләр туристлык лагере” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

2. “№32 төзелеш идарәсе” ЯАҖ энергия кабул итү җайланмаларының максималь егәрлеген бүлү юлы белән “Универсал-Оил” ҖЧҖ энергия кабул итү җайланмаларын “Челтәр компаниясе” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

 

(Әгерҗе МР: “Красный Бор коммуналь челтәрләре” ААҖ; Баулы МР: “Баулы водоканалы” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Карсар” ҖЧҖ; Кайбыч МР: “Кайбыч ЖКХ” МУП; Лаеш МР: “ТрастИнвестСтрой” ҖЧҖ; Мамадыш МР: “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖ филиалы; “Җирлекләргә хезмәт күрсәтү үзәге” ҖЧҖ; “Мамадыш водоканалы” ААҖ; Балык Бистәсе МР: “Балык Бистәсе водоканалы” ҖЧҖ; “Масловка” ААҖ).

4. Кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җибәрә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

 

(Чүпрәле МР: “Теплосервис” ҖЧҖ; “Чүпрәле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Зеленодол МР: “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү” ҖЧҖ; “Зеленодол сөт эшкәртү комбинаты” ААҖ; Кукмара МР: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ; Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге: “КамгэсЗЯБ ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “БРИГ” ҖЧҖ; “Ширәмәт ЖилСтройСервис” ҖЧҖ; Теләче МР: “Теләче җылылык челтәрләре” МУП; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы” ААҖ; “Газ аппаратурасы заводы КВОТА” ҖЧҖ; “Судан агач ташу транспорты Идел-Кама фәнни-тикшеренү һәм конструкторлык-технологик институтының эксперименталь-производство заводы” ҖЧҖ).

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International